Җомга рейды йомгаклары

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
28 мартта Әлмәт районында һәм Әлмәт шәһәрендә ЮХИДИ һәм УУП тарафыннан бергәләп үткәрелгән рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен 163 бозу факты ачыкланды.
Рейд йомгакларына караганда, транспорт йөртүчеләрнең күбрәге иминлек каешын эләктерү таләбен үтәми. Каешны эләктермәгән өчен 42 автоһәвәскәр җавапка тартылды. Антирейтингның икенче урынында - тизлек режимын бозучылар (39 кеше). 20 машина йөртүче дәүләт теркәү номерлары укылмаслык булган өчен җавапка тартылды.
1 кеше эчкән килеш рульгә утырган, 4 кеше җәяүлеләрнең урам аша чыгу урынында җәяүлеләргә юл бирмәгән, 6 транспортчыга “Туктау/туктап тору тыела” дигән юл билгесе зонасында туктап торган өчен 1500 сум штраф салынды; 5 автомобиль махсус штраф стоянкасына эвакуацияләнде. Штрафларын вакытында түләмәгән өчен 6 кеше Эчке эшләр идарәсенә китерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International