Әлмәт балалары илне рәсемгә төшерәләр

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Шимбә көнне Татарстанның нефть башкаласына танылган алып баручы Дмитрий Второв җитәкчелегендә “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең төшерү төркеме килде. Мәдәният елына, шулай ук Сочида үткән Олимпиадага багышланган “Балалар илне рәсемлиләр” дигән 8нче республика телевизион конкурсы кысаларында Казан кунаклары 7нче урта мәктәптә булдылар, балаларның рәсемнәрне ничек иҗат итүен карадылар.

Конкурс марттан майга кадәр үткәрелә, аны телерадиокомпания “Бердәм Россия” партиясе Татарстан оешмасының төбәк бүлекчәсе ярдәмендә үткәрә. 13 майга кадәр иҗат ярышының финал өлешендә катнашу өчен иң яхшы рәсемнәр сайлап алыначак.

Конкурска 2014 елның май ахырында йомгак ясала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International