Әлмәт эш бирүчеләре вакантлы урыннар турында хәбәр итәргә ашыкмыйлар

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Әлмәт шәһәр прокуратурасы вакантлы эш урыннары булу турында Мәшгульлек үзәгенә хәбәр итү вазифаларын үтәмәү фактларын ачыклады.

“Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында” РФ законы нигезендә вакантлы эш урыннары булу турында эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына ай саен мәгълүмат җибәреп торырга тиешләр. Бу гражданнарга эш табуда, эш бирүчеләргә кирәкле эшчеләрне сайлап алуда ярдәм итү өчен кирәк.

Юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның мәшгульлек турында законны үтәвен тикшерү барышында прокуратура кайбер эш бирүчеләрнең вакантлы урыннар турында мәгълүмат җибәрү буенча үз вазифаларын үтәмәвен ачыклады. Моның өчен РФнең административ җаваплылык турындагы кодексында административ җаваплылык күздә тотыла. Гражданнарга 100дән 300 сумга кадәр, вазифаи затларга 300дән 500 сумга кадәр, юридик затларга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International