Чараны “Бөтен шәһәр белән ярдәм итик” хәйрия хәрәкәте һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25нче урта мәктәп оештырды. Сәламләү сүзләре белән ӘМР башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лира Сәхапова, мәктәп директоры Марат Рамазанов һәм “Постройка” журналы директоры Марина Гайнетдинова чыкты.
Әлмәт талантлары көче белән әзерләнгән концерт барышында махсус урнага һәркем үз өлешен салу мөмкинлеге алды. Хәйрия концертында әнисе белән бәләкәй Умар да булды. Әнисе Евгения Шиһапова алар язмышына битараф булмаганнарның һәммәсенә рәхмәт әйтте.
Концертта 15973,50 сум акча җыелды һәм малайның әнисенә тапшырылды. Бүгенгә әлмәтлеләр ярдәме белән барлыгы 291 453,23 сум акча тупланды. Испаниянең Текнон клиникасында тикшерелү һәм дәвалану өчен бу җитми әле. тагын 750 958 сум кирәк. Умарны клиникада 6 апрельгә көтәләр, әмма акча җитмәү сәбәпле кичектерергә туры килде.
Бәләкәй Умарны мөмкин кадәр тизрәк дәваларга кирәк. Авыруы аркасында ул башын тота, корсагына борылып ята алмый. Әлмәт бәләкәченә каты авыруын җиңәргә һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен түбәндәге реквизитларга хәл кадәренчә акча җибәрергә кирәк:
Сбербанк картасы номеры:
6390 0262 9010 9298 74 (Иясе: Шиһапова Евгения Владимировна)
Яндекс акча:
41001761862699 (комиссия тотыла)
Билайн:
89656112031
Электрон кошелек Webmoney:
WMR R - 413924559560 сумнар
WMZ Z - 261305876253 долларлар
WME E - 198671400706 евро
WMU U - 356814090930 гривналар.