Бергә эшләсәк кенә эшебез нәтиҗәле булачак!

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Әлеге сүзләр белән Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт җыелышында шәһәребез һәм районыбыз имамнарына мөрәҗәгать итте. Ул мөхтәсибәт эшчәнлеге белән таныштырды һәм апрель аена планлаштырылган чараларга тукталып китте. “9нчы апрельдә Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният сараенда “Әхлакый кыйммәтләр – милләтебез күрке” исемле очрашу үтәчәк. Әлеге очрашуда ТР Мөселманнарының диния нәзарәте Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе, тамашачыларның сорауларына җавап бирү, Р.Фәхреддин юбилее уңаеннан уздырылган викторинада җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру һәм дини китаплар ярминкәсе уздыру каралган. Бу чара 14.00 сәгатьтә башланачак, керү ирекле булачак. Шулай ук апрель аеның ахырында республикабыз мәдрәсәләре арасында Әлмәттә Коръән уку бәйгесе, мөхтәсибәттә имамнар һәм мәчетләрдә укытучы абыстайлар өчен укулар оештыру планлаштырылган”, -диде ул.
Фәһим хәзрәт чыгышы ахырында имамнарга рәхмәтен җиткерде һәм бердәм булып эшләргә, мәчетләргә халыкны җәлеп итәргә, динебез кыйммәтләрен җиткерергә чакырды.
Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары, ДУМ РТ ХАҖның Әлмәт төбәге вәкиле Исмәгыйл хәзрәт Биккинин быелгы елның булачак хаҗына тукталды, ДУМ РТ ХАҖ программасы белән таныштырды һәм быел Татарстанга 1800 кешелек квота бирелүен әйтеп китте.
Җыелышта имамнар мәчетләрнең көнкүреш эшләре, мөселманнарны борчыган сораулар хакында фикерләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International