ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2014 ел
җомга
Салкын кышның көтмәгәндә әйләнеп кайтуы Әлмәттә 1 апрельдә старт алган экологик икеайлыкны башлап җибәрергә мөмкинлек бирмәде
Татарстанда көзге культуралар салкыннарны яхшы кичергән.

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Татнефть” ААҖ вәкилләре «Сколково” мәгълүмат үзәгенең энергоэффектив технологияләр кластерында нефть чыгару технологияләренә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты. “Сколково” фонды оештырган түгәрәк өстәлнең максаты нефть-газ тармагында яңа технологияләр кертү өлкәсендә зур нефть чыгару, нефтесервис компанияләре белән кече инновацион предприятиеләр арасында хезмәттәшлек булдыру өчен туры диалогны җайга салу иде.
Бүген Әлмәттә балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре һәм аларның хокукларнын яклау республика комиссиясенең күчмә утырышы булды. Аны ТР премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде. Коллегия составында Казаннан рәсми затлар, шулай ук республика районнары вәкилләре бар иде. Утырыш видеоконференция режимында үтте, анда төп мәсьәләләрнең берсе балигъ булмаган яшьтәгеләрнең күзәтүсез йөрүләренә һәм хокук бозуларына юл куймау булды.
27 мартта Рус Акташы үзешчәннәренең концерты белән һәвәскәрләрнең сәхнә хисаплары дәвам итте. “Карт гвардия” вокаль-инструменталь ансамбле, “Табышмак” квартеты, “Рябинушка” халык фольклор ансамбле, “Шкатулка” рус әйлән-бәйлән уены берсен-берсе алыштырып, Рус Акташының талантларга бай икәнен тагын бер кат раслады. Залның шыгрым тулы булуы исә авылда халыкның үз талантларын яратуын, чыгышларын көтеп алуын да күрсәтте. Авыл мәдәният йорты директоры Сергей Фокин чын иҗат кешесе, оста оештыручы, күп нәрсә аның үз эше өчен чын күңелдән янып йөрүенә бәйле.
31нче “Солнышко” балалар бакчасы базасында “Балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү ихтыяҗы формалаштыру контекстында балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеген яңача оештыру” дигән темага тәрбиячеләрнең куст методик берләшмәсе булды.
Бүген Әлмәт политехник техникумы базасында беренче тапкыр “Электр-монтаж эшләре” компетенциясе буенча WoridSkills Russia төбәк чемпионаты үтә. WoridSkills Russia дәүләт операторы РФ субъектларында WoridSkills дөнья чемпионатында катнашу өчен Россия милли җыелма командасын формалаштыру максатында сайлап алу ярышлары үткәрә.
26 мартта Мәдәният елы кысаларында “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе чакыруы белән Әлмәт районыннан 23 кешелек делегация Казанга үзешчән башкаручыларның “Җырлыйк әле!” телевизион конкурсында катнашырга барды.
Мәктәп каникулларының соңгы көнендә 15нче мәктәп базасында балалар бакчалары арасында регби буенча шәһәр беренчелеге булды.
“Җәяүле булу да, пассажир булу да бик гади түгел” дигән иминлек айлыгы үткәрү кысаларында 46нчы “Золушка” балалар бакчасында 10нчы урта төркем тәрбиячеләре, балалары һәм ата-аналары өчен бергәләп РОСТО ДОСААФ автомәктәбенә бару оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International