Әлмәтлеләр “Җырлыйк әле!” телевизион конкурсында катнаштылар

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
26 мартта Мәдәният елы кысаларында “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе чакыруы белән Әлмәт районыннан 23 кешелек делегация Казанга үзешчән башкаручыларның “Җырлыйк әле!” телевизион конкурсында катнашырга барды.

Телерадиокомпаниянең төшерү төркеменә сигез сәгать буена җиң сызганып эшләргә туры килде, ике тапшыру эшләнде. Берсендә Әлмәттән 15 үзешчән жюри хөкеменә халык җырларын һәм композиторларыбызның элекке елларда иҗат иткән җырларын (ретро) тәкъдим итте. Аларны әлмәтлеләр өчен таныш шәхес – Ф.З.Яруллин исемендәге музыка көллиятенә нигез салучы һәм аның беренче директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев бәяләде. Аннары ике команда – әлмәтлеләр белән нурлатлылар ярышты.

Әлмәтлеләр катнашкан тапшыру 26 апрельдә 20.30 сәгатьтә эфирга чыгачак. Икенчесе, ярышлысы ТНГ каналында 17 майда 20.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк. СМС белән иң күп тавыш җыйган команда программаның җиңүчесе булачак. Безнең артистлар сезнең яклауга ышана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International