Әлмәт балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясен кабул итте

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре һәм аларның хокукларнын яклау республика комиссиясенең күчмә утырышы булды. Аны ТР премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде. Коллегия составында Казаннан рәсми затлар, шулай ук республика районнары вәкилләре бар иде. Утырыш видеоконференция режимында үтте, анда төп мәсьәләләрнең берсе балигъ булмаган яшьтәгеләрнең күзәтүсез йөрүләренә һәм хокук бозуларына юл куймау булды.

Кунаклар башта тәҗрибә алмашу максатында Әлмәттәге берничә үсмерләр клубында булдылар. Бүгенге көндә ТОСМСлар каршында шундый 32 клуб эшләп килә. Аларның барысын да муниципалитет тота, 2013 елда гына җирле бюджеттан аларны тотуга 30 миллион сумлап акча киткән. Делегация “Метеор”, “Заря”, “Ракета”, “Радуга” клублары белән танышты.

“Республикада барлыгы 211 клуб эшли, бу бик аз”, - диде Юрий Камалтынов Әлмәт эчке эшләр бүлегендә үткән пленар өлештә. Монда дәүләтнең финанславы җитәрлек түгел. Әмма бу юнәлештә меценатлар ярдәм итә алыр иде. Әлмәттә шул юлдан киттеләр. Район башлыгы Мәҗит Салихов әйтүенчә, беркетелгән сәнәгать предприятиеләре ярдәм итмәгән хәлдә территориаль җәмәгать үзидарәсе советлары тиешенчә эшли алмас иде. Ул җәмәгать советлары территориясен төзекләндерүгә, җәмәгать тәртибен саклауга, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрүгә, гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм итүгә предприятиеләрнең соңгы өч елда гына йөз миллион сум чамасы акча тотуын әйте. Моның иң зур өлеше “Татнефть” ААҖ өлешенә туры килә.

Түгәрәкләрдә, студияләрдә, секцияләрдә үз сәләтләрен үстерә торган балалар – бу перспективалы, көчле буын, алар сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, гражданлык позицияләре дөрес, тарихны беләләр һәм хөрмәтлиләр.

“Минем уемча, үсмерләр клублары бер профильдә генә булмаска мөмкин. Алар шул тирәдә яшәүче балаларның барысы өчен дә булырга тиеш. Клубларга үсмерләр бара алсын, анда аларны тыңлый һәм аңлый алсыннар” – дип йомгак ясады Юрий Камалтынов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International