Татарстанда көзге культуралар салкыннарны яхшы кичергән. Бу авыл хуҗалыгы культураларының яхшы уңыш бирәчәгенә өметләнеп була дигән сүз, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты.
Белгечләр хәбәр иткәнчә, 2014 ел уңышына 271,5 мең га уҗым культурасы чәчелгән булган, бу 2012 ел дәрәҗәсеннән 14,2 процентка күбрәк. Арыш 301,6 мең га биләгән, тритикале – 15,4 мең га.
Кыштан соң үсемлекләр яхшы хәлдә булып, бу көзге культураларның гарантияләнгән уңышына өмет өсти.