«Татнефть» «Сколково мәгълүмат үзәгендә түгәрәк өстәл утырышында катнашты

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
“Татнефть” ААҖ вәкилләре «Сколково” мәгълүмат үзәгенең энергоэффектив технологияләр кластерында нефть чыгару технологияләренә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты. “Сколково” фонды оештырган түгәрәк өстәлнең максаты нефть-газ тармагында яңа технологияләр кертү өлкәсендә зур нефть чыгару, нефтесервис компанияләре белән кече инновацион предприятиеләр арасында хезмәттәшлек булдыру өчен туры диалогны җайга салу иде.

Түгәрәк өстәл эшендә “Татнефть”нең фәнни-техник үзәге директоры Ирина Бобб катнашты. “Татнефть”нең тикшеренү бүлекчәсе башлыгы үз докладында Россиядәге һәм чит илләрдәге фәнни партнерлар катнашында уртак тикшеренү проектлары тәҗрибәсе турында сөйләде, НИОКР өлкәсендә Россия нефть компанияләренең партнерлыгын киңәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International