Бүген Әлмәттә “Электр-монтаж эшләре” компетенциясе буенча WoridSkills Russia төбәк чемпионаты үтә

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт политехник техникумы базасында беренче тапкыр “Электр-монтаж эшләре” компетенциясе буенча WoridSkills Russia төбәк чемпионаты үтә. WoridSkills Russia дәүләт операторы РФ субъектларында WoridSkills дөнья чемпионатында катнашу өчен Россия милли җыелма командасын формалаштыру максатында сайлап алу ярышлары үткәрә.

Татарстан Республикасында төбәк чемпионаты 32 компетенция буенча үткәрелә. Әлмәт политехник техникумы 4 компетенциядә катнаша: автомеханика, кирпеч салу, челтәрле һәм системалы администраторлык, электр-монтаж эшләре. Соңгы компетенциядә катнашу өчен бүген техникумда Татарстанның 12 урта профессиональ уку йортыннан студентлар җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International