36нчы “Золушка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр автомәктәптә булдылар

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
“Җәяүле булу да, пассажир булу да бик гади түгел” дигән иминлек айлыгы үткәрү кысаларында 46нчы “Золушка” балалар бакчасында 10нчы урта төркем тәрбиячеләре, балалары һәм ата-аналары өчен бергәләп РОСТО ДОСААФ автомәктәбенә бару оештырылды. Аның максаты балаларның һәм ата-аналарның юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерүе, күңелләренә беркетүе иде.

Автомәктәптә килүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, автомобиль төзелеше, хәрби-гамәли осталыкка өйрәтү классларын күрсәттеләр.

Машина йөртү буенча махсус җиһазланган класста балаларга да, ата-аналарга да йөртү осталыгын күрсәтү мөмкин булды. Иң ахырда ата-аналарның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүен ачыклау өчен җәһәт сорауларга җавап бирү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International