Авыл сәхнәләре гөрләп тора

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
27 мартта Рус Акташы үзешчәннәренең концерты белән һәвәскәрләрнең сәхнә хисаплары дәвам итте. “Карт гвардия” вокаль-инструменталь ансамбле, “Табышмак” квартеты, “Рябинушка” халык фольклор ансамбле, “Шкатулка” рус әйлән-бәйлән уены берсен-берсе алыштырып, Рус Акташының талантларга бай икәнен тагын бер кат раслады. Залның шыгрым тулы булуы исә авылда халыкның үз талантларын яратуын, чыгышларын көтеп алуын да күрсәтте. Авыл мәдәният йорты директоры Сергей Фокин чын иҗат кешесе, оста оештыручы, күп нәрсә аның үз эше өчен чын күңелдән янып йөрүенә бәйле.

29 мартта Бишмунча мәдәният йорты да гөрләп торды. “Энҗе” бию ансамбле, “Гөлкәйләрем” фольклор ансамбле, “Алтынчәч” вокаль ансамбле чыгышларыннан күренгәнчә, бу авылда җыр-биюгә оста кешеләр җитәрлек. Солистлар А.Юриков, А.Ильясов, Р.Гыйлаҗетдинова һәм И.Хәбибрахманова чыгышларын авылдашлары көчле алкышларга күмде.

1 апрельдә Габдрахман авыл мәдәният йортында концерт программасы “Кече ватаным – туган авылым” дигән театрлаштырылган тамаша белән ачылды. Тормышта иң мөһиме – туган ягыңны ярату, анда хезмәт кую, иген үстерү, авылдашларың турында кайгырту, сызылып аткан таң матурлыгына хозурлану, чишмәләрдән илһам алу икәнлеген сәхнә теле белән сурәтләделәр.

“Сәрбиназ” фольклор ансамбле, “Авылым йолдызлары” җыр-бию ансамбле, курайчылар һәм баянчылар ансамбле чыгышларының да үзәгендә туган төбәккә дан җырлау ята иде.

Шул көнне үк Ерсубай авылы үзешчәннәре дә концерт программасы күрсәттеләр. Чуваш халык фольклор ансамбле “Шура Хуран” чыгышы, авыл мәктәбе укытучылары коллективы башкаруында җыр-биюләр, өч телдә башкарылган “Туган ягым” җыры тамашачылар күңеленә хуш килде, алар туган җиргә, газиз чуаш теленә мәхәббәт белән сугарылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International