Әлмәт тәрбиячеләренең куст методик берләшмәсе

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
31нче “Солнышко” балалар бакчасы базасында “Балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү ихтыяҗы формалаштыру контекстында балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеген яңача оештыру” дигән темага тәрбиячеләрнең куст методик берләшмәсе булды. Тәрбияче А.В.Чебурахтина мәктәпкә әзерлек төркемендә “Юлда йөрү кагыйдәләрен бел һәм һәрвакыт үтә!” дигән темага оештырылган белем бирү эшчәнлеген күрсәтте. Тәрбияче О.Н.Саттарова “Балаларны юлда имин йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүнең актив формалары” темасына эш тәҗрибәсен уртаклашты. Педагоглар белән “Ә сез юлда йөрү кагыйдәләрен беләсезме?” дигән эшлекле уен очрашуның йомгаклау этабы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International