Кышның әйләнеп кайтуы әлмәтлеләргә территорияләрне җыештыра башларга җай бирмәде

2014 елның 4 апреле, җомга
Салкын кышның көтмәгәндә әйләнеп кайтуы Әлмәттә 1 апрельдә старт алган экологик икеайлыкны башлап җибәрергә мөмкинлек бирмәде. Әмма бу вакытлы күренеш, шәһәр хакимияте 12 апрельдә һава хәле яхшырыр, беренче тапкыр шимбә өмәсе үткәрү мөмкин булыр дип саный. Өмәнең икенчесе майга планлаштырыла. Район территориясен чистарту, төзекләндерү планы әзер, расланды.

Санитария икеайлыгында шәһәрнең барлык предприятиеләре, уку йортлары, һәммә кеше катнашырга тиеш. “Экосервис” полигоннарына ел саен 1000 машинадан артык көнкүреш калдыклары чыгарыла.

Чираттагы киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков идарәче компанияләргә йорт тирәләрен тәртипкә китерергә, скәмияләрне буярга задание бирде. Шулай ук барлык балалар мәйданчыкларын ремонтларга, ярамастайларын сүтәргә кирәк.

Бу вакытта агач утырту да оештыралачак. Нарат, каен, юкә, өрәңге – әрсез агачлар, урман хуҗалыклары шәһәр-авылларны яшелләндерү өчен нәкъ менә шуларны тәкъдим итә. Үсентеләр бушлай җибәрелә, кирәк кадәр агачларга гариза биреп куярга гына туры киләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International