ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
23 апрельдә ӘМР башкарма комитетының зур залында “Бәрәңге игү технологиясе. Орлык фондын савыктыру. Үсемлекләрне саклау” дигән темага уку булды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм бәрәңге үстерү белән кызыксынган кешеләр катнашты.
Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф учрежденияләрендә тәрбияләнүче балаларның гаиләләре арасында “Мин бәхетле гаиләм белән” бәйгесе старт алды.
“Менеджментның заманча технологияләре” дигән семинар-киңәшмә кичә Казанда башланды.
Православие дине руханилары һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән бергә журналистлар Әлмәт муниципаль районындагы тарихи әһәмияте булган һәм реконструкция таләп ителгән храмнарны йөреп чыктылар.
Бүген Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүчеләрне янгын булган очракта иминлек күнекмәләренә өйрәтү булды.
Гражданнарны кабул итү
Ремонт үткәрелү сәбәпле 2014 елның 30 апреленнән эшләр төгәлләнгәнчегә кадәр Әлмәт – Иске Шөгер автомобиль юлыннан (ремонт участогы км 0+000-км 7+600) транспорт хәрәкәте ябыла.
24 апрельдә 8.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Мәшгульлек үзәгендә “Белем алу. Карьера-2014” уку урыннары ярминкәсе булачак.
1 майда Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында чираттагы җәйге сезонны ачу була.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлекчәсе барлык автомобиль ияләренә мөрәҗәгать итә: атна ахырына кадәр, бигрәк тә 26 апрельдә, шимбә өмәсе көнне транспортыгызны урамда калдырмагыз, җыештырырга комачау тудырмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International