Автомобиль йөртүчеләр игътибарына

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
21-26 апрель көннәрендә Әлмәттә урамнар һәм территорияләрне җыештыру чаралары үтә. Әлмәт районы ЮХИДИ бүлекчәсе барлык автомобиль ияләренә мөрәҗәгать итә: атна ахырына кадәр, бигрәк тә 26 апрельдә, шимбә өмәсе көнне транспортыгызны урамда калдырмагыз, җыештырырга комачау тудырмагыз.

Урам җыештыручы махсус техникага комачаулаган автомобильләр эвакуацияләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International