ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Район башкарма комитетында ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы булды. Анда 9 мәсьәлә каралды. Шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисов белгечләр белән берлектә берничә проект тәкъдим итте.
Әлмәт шәһәреннән һәм районнан Чернобыль һәлакәтен бетерү өчен 172 кеше чакырылган
Татарстан башкаласы ел саен Россия күләмендә уздырыла торган “Георгий тасмасы” акциясенә кушылачак. Бу елда милли традициягә әйләнгән патриотик акциягә 10 ел була.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин шәһәр ветераннар советы, социаль яклау идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе, медпрофилактика үзәге вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Балаларны китапка авызландыруны, аларның үзләренә каләм тоттырып караудан башларга кирәк. Бу, чыннан да, бик кызыклы алым. Һәр бала үз гомерендә нинди дә булса шигырьме, хикәяме, сәяхәтнамәме язып карарга тиештер, дип саный яңа әдәби премияне оештыручылар.
23-27 апрельдә һава температурасының төшүе, һава шартларының бозылуы көтелә.
Апрель урталарының бер якшәмбесендә Әлмәтнең «Айсберг» чыныгу һәм кышкы йөзү үзәге «Кышкы сезонны ябу» дип аталган спорт бәйрәме үткәрде.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов кыр эшләрен үзләре күреп бәяләү максатында Әлмәт районы кырларын вертолетта очып әйләнделәр. Очышны тәмамлап, Кичучат авылы янына төшеп утырдылар. Анда аларны авыл җирлеге башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнар каршы алды.
Әлмәттә генераль җыештыру удар темплар белән бара. Район һәм шәһәр җитәкчеләре нефтьчеләр белән бергә шәһәрдә 26 апрельгә – беренче рәсми гомумрайон шимбә өмәсенә кадәр тәртип урнаштырырга карар кабул иткәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International