“Белем алу. Карьера-2014” уку урыннары ярминкәсе үтәчәк

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
24 апрельдә 8.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Мәшгульлек үзәгендә “Белем алу. Карьера-2014” уку урыннары ярминкәсе булачак. Ярминкәгә шәһәрнең 13 профессиональ уку йорты һәм 3 предприятиесе вәкилләре чакырылды. Анда уку йортларына керү тәртибе белән танышырга, профессиональ ориентация ярдәме алырга, ягъни профессия сайлау буенча тест үтәргә мөмкин булачак.

Шулай ук профессияләр турында видеороликлар, профессиональ уку йортлары турында фильмнар, “Мин профессия сайлыйм” дигән балалар иҗаты күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International