Янгынга каршы гамәлләр тренировкасы канәгатьләнерлек үтте

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүчеләрне янгын булган очракта иминлек күнекмәләренә өйрәтү булды. Мондый өйрәнүләр янгын чыга калганда яки башка гадәттән тыш хәлләрдә иминлекнең төп таләпләрен җиткерү максаты белән үткәрелә.

Легенда буенча, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсенең Шоссе урамындагы бинасының 2нче катында 10.00 сәгатьтә шартлы янгын чыгу очрагы була. Янгын тревогасы игълан ителде, кичекмәстән 01 хезмәтенә хәбәр китте (шартлы рәвештә), запас ишектән кичекмәстән эвакуацияләнергә команда бирелде.

Ирекле янгын сүндерү дружинасы командиры җитәкчелегендә утсүндергечләр, эчке су краннары ярдәмендә янгын сүндерү чаралары күрелде. Барлык хезмәткәрләр дә 3нче каттагы запас ишек аша тәртип белән эвакуацияләнделәр. Тренировка уңышлы үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International