Шәһәр паркында чираттагы җәйге сезонны ачу

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
1 майда Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында чираттагы җәйге сезонны ачу була.

Бу көнне “Әлмәтнефть” идарәсе һәм “Мәдәният һәм ял паркы” хәйрия фонды булышлыгы белән “Бәйрәм академиясе” иҗат берләшмәсе һәм “Әлмәт ТВ” телекомпаниясе бәйрәм программасы оештыра. Анда шәһәр һәм район кешеләре өчен конкурслар да булачак.

“Хыялым паркы” – бизәкле зонтлар конкурсы.

“Киләчәк транспорты” – бизәлгән балалар коляскалары конкурсы.

“Иң яхшы әкият костюмы” – костюмнар конкурсы.

“Минем яраткан паркым” – рәсемнәр конкурсы.

Килегез, күңелле булачак! Башлана 13.00 сәгатьтә паркның төп сәхнәсендә. Булган сораулар белән “Бәйрәм академиясе” иҗат берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә: М.Җәлил урамы, 29 йорт. Телефон 45-77-89. Гаризалар 29 апрельгәчә кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International