Әлмәттә бәрәңге игү технологиясе өйрәтелде

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
23 апрельдә ӘМР башкарма комитетының зур залында “Бәрәңге игү технологиясе. Орлык фондын савыктыру. Үсемлекләрне саклау” дигән темага уку булды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм бәрәңге үстерү белән кызыксынган кешеләр катнашты.

Уку барышында бәрәңгенең орлык фондын савыктыру, бәрәңгенең корткычлары һәм чирләре, алар белән көрәшүгә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук биопрепаратларның заралы объектларны киметүгә, бәрәңге уңышын күтәрүгә һәм экологик чиста уңыш алуга йогынтысы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International