Әлмәттә “Мин бәхетле гаиләм белән” бәйгесе старт алды

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Татар гаиләләренең матур традицияләрен саклау һәм үстерү, баларны тәрбияләудә гаиләләрнең иҗади потенциалын ачу, үрнәк гаиләләрнең тәҗрибәсен тарату максатыннан бүген Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф учрежденияләрендә тәрбияләнүче балаларның гаиләләре арасында “Мин бәхетле гаиләм белән” бәйгесе старт алды. Аның оештыручылары - мәгариф идарәсе хәм Әлмәт шәһәре һәм районы “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы. Бәйгедә 42 гаилә көч сынашырга теләк белдергән. Сайлап алу турлары 52,27,53,45 нче балалар бакчаларында үтәчәк. Беренче сайлап алу туры 52 нче “Алтынчәч” балалар бакчасында узды.

Конкурста катнашучыларны мәгариф идарәсенең баш белгече Сирена Җиһаншина, 52 нче “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Гөлчәчәк Габдрахманова сәламләделәр. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршысында оештырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе, “Альметьевский вестник»- «Әлмәт хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Ландыш Зарипова катнашучы гаиләләргә уңышлар теләде. Җиңүче өч гаиләгә “Альметьевский вестник»- «Әлмәт хәбәрләре” газетасына ярты елга язылу буләк ителәчәген әйтеп узды.

Бәйгедә катнашучылар тамашачыларны гаиләдәге матур традицияләре, мавыктыргыч һөнәрләре, буыннан буынга тапшырылып килгән гаилә ядъкәрләре белән таныштырдылар. Хуҗабикәләр татар-халык ризыкларын пешерү серләрен чиштеләр, туган телебезнең бай мирасын-халык-авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр. Бәйгенең йомгаклау чарасы 22 нче “Алсу” балалар бакчасында 15 нче май-гаилә көнендә утәчәк дип планлаштырылган.

Рәмилә Хәмидуллина, Әлмәт муниципаль районы Башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International