Журналистлар Әлмәт районының мәдәни мирас объектларында булдылар

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Православие дине руханилары һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән бергә журналистлар Әлмәт муниципаль районындагы тарихи әһәмияте булган һәм реконструкция таләп ителгән храмнарны йөреп чыктылар.

Рокашево, Новотроицкое, Югары Акташ, Багряж-Никольское авылларындагы 17-18 гасырларда төзелгән чиркәүләр совет заманында ташландык хәлгә төшкәннәр иде. Кайберләре хәзер дин тотучылар хисабына бераз рәткә китерелгән, гыйбадәтләр үткәрелә. Тулы реконструкция үткәрү өчен аларында да бик күп эшләр башкарасы бар әле, ә бу шактый чыгымнар таләп итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International