Мәҗит Салихов җитәкчеләр өчен “Менеджментның заманча технологияләре” дигән семинарда катнашты

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
“Менеджментның заманча технологияләре” дигән семинар-киңәшмә кичә Казанда башланды. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләре өчен оештырылган чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия сбербанкы” ААҖ президенты – идарә рәисе Герман Греф, ТР премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль төзелмәләре җитәкчеләре, шул исәптән ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов катнашты.

Семинарны ачып, Рөстәм Миңнеханов бу чараны оештырган өчен Сбербанкка һәм аның җитәкчесе Герман Грефка рәхмәт әйтте. “Бу программаның бик кирәкле икәненә ышанам, - диде президент. – Хәзерге заманда конкурентлыкка сәләтле булу өчен дөньядагы иң яхшы тәҗрибәне белергә кирәк, ә бүгенге очрашу шундый мөмкинлек бирә”.

“Безнең өчен Татарстан белән тәҗрибәбезне уртаклашу зур мәртәбә, - диде Герман Греф үз чиратында. – Семинар барышында коллегаларыбызның сорауларына җавап биргәндә без үзебез дә өйрәнәбез, сорауларның байтагына җавабыбыз да юк. Бу үзара өйрәтешү, ә аның соңгы максаты – илебездә менеджментның сыйфатын күтәрү”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International