Руслан Фәррахов Түбән Камадан җиңеп кайтты

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Түбән Камада мөселман җәмгыяте оештырган “Әй, егетләр” дигән спорт бәйрәме булды. Анда егетләр ирекле көрәш, гер күтәрү, армреслинг, өстәл теннисы һәм аркан тартышу буенча көч сынаштылар. Ярышка Кама Аланы, Лениногорск, Алабуга, Әгерҗе, Әлмәт, Чирмешән һәм Сарман спортчылары килгән иде.

Алабугадан Камил Шәрәфетдинов, герне 120 тапкыр күтәреп, бу төр ярышта беренче булды. Көрәшчеләр арасында Руслан Фәррахов (Әлмәт), Алмаз Ахунов (Алабуга), Илдар Имамиев (Кама Аланы) һәм Ирек Исәнгилдин (Түбән Кама) җиңеп чыктылар. Аркан тартуда әлмәтлеләргә тиңнәр булмады. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International