Чәчәкләр һәм салют – Сезнең хөрмәткә!

2014 елның 11 мае, якшәмбе
Әлмәт районының сәламәтлек саклау идарәсе тулы составта – табиблар, шәфкать туташлары, шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләренең, республика филиалларының барлык персоналы балалары, оныклары белән Җиңү көнен бәйрәм итәргә чыкты. Алар мемориаль комплекста Мәңгелек ут янына чәчәкләр салуда катнаштылар.
Сугыш елларында хәрби медикларның фидакарь хезмәте, совет сәламәтлек саклау системасының, бөтен совет халкының ярдәме белән яралыларны һәм авыруларны дәвалап сафка бастыруда күрелмәгән югары күрсәткечләргә ирешелде.
Ә кич белән Әлмәт күге якты утлар белән балкыды, яу кырында ятып калганнар, сугыштан соң үткән елларда безнең арадан киткән фронтовиклар, тылда авыр эш белән җиңүне якынайткан хезмәт ветераннары – чәчәкләр дә, салют та Сезнең истәлеккә, сезнең хөрмәткә, батырлык дәвам итә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International