Түбән Мактама балалары Җиңү көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Түбән Мактамадагы 2нче урта мәктәптә Җиңү көне билгеләп үтелде. Бәйрәм чаралары Газинур Гафиятуллин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. “Фарватер” клубы вәкилләрен чакыру ел саен традициягә әверелде, алар укучылар белән бергә тигез сафлар булып обелиск янына юнәлделәр. Анда бистә ветераннарын хөрмәтләү, чәчәкләр кую булды.

Укучылар концерт программасында актив катнаштылар: “Минем бабай”, “Кыр казлары” җырларын, Севастополь вальсын һәм матрос биюен башкардылар. 4 сыйныф укучылары ветераннарга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International