Кунып та чыккан, акчаны да үзләштергән

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Әлмәттә тәртип сакчылары хуҗасының рөхсәтеннән башка кредит карточкасындагы акчаларны тоткан 51 яшьлек ир кешене ачыкладылар һәм тоткарладылар.

Эш болай булган. Бер кеше танышыннан куна кертергә сораган. Кич белән танышлар очрашу хөрмәтенә эчкәннәр дә йокларга ятканнар. Иртән уянгач, кунак хуҗадан аракы алып кайтырга акча сораган. Кулында акчасы булмагач, хуҗа, 200 сумнан артык тотмаска кушып, кредит карточкасын биргән. Әмма кунак акчаны кысып тормаган: 2400 сумлыкка якын азык-төлек сатып алган да юка чыккан. Кредит карточкасын танышлар аша берничә көннән кайтарып биргән. Кадерне белмәгән кунакны көтеп-көтеп аргач, хуҗа ул арада карточкасын хәрәкәттән чыгарып өлгергән һәм полициягә хәбәр иткән.

Тәртип сакчылары теге кешене тоткарладылар. Ул моңа кадәр урлаган һәм талаган өчен берничә тапкыр хөкемгә тартылган икән. Бүгенге көндә хәлләр ачыклана, җинаять эше ачу-ачмау мәсьәләсе карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International