Сезнең алда баш иябез!

2014 елның 11 мае, якшәмбе
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан үсмерләр клубларында да тантаналы чаралар булды. Мәсәлән, “Спартак” клубында сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен концерт куйдылар.
Клубның педагоглары һәм яшүсмерләр күп кайгы-шатлыкларны башыннан кичергән ветераннарны шатланып сәламләделәр, түрдән урын бирделәр. Бәйрәм чарасында “Елховнефть” идарәсенең профком рәисе Рүзәл Шәймәрданов, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Родион Карпов, “Яшүсмер” үзәге мөдире Галина Кислова, ТОСМС-3 мөдире Дамир Низамов һ.б. катнашты.
Хөрмәтле кунаклар өчен кызыклы һәм матур программа әзерләнгән иде. Балалар төрле халыкларның биюләрен күрсәттеләр, сугыш темасына дәртле җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. Ветераннарга азык-төлек пакетлары һәм балалар үз куллары белән әзерләгән тыйнак бүләкләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International