Әлмәт дәүләт нефть институты ректоры А.А.Емекеев 7нче Германия-Россия чимал конференциясендә катнашты

2014 елның 11 мае, якшәмбе
Халыкара форумда ике илдән 500ләп сәясәтчеләр, бизнесменнар, нефть-газ һәм техник институтлар ректорлары, галимнәр катнашты. Алар ике ил арасында чимал партнерлыгы перспективалары, энергия чыганаклары сату һәм чимал эшкәртү, фәнни-техник хезмәттәшлек өлкәсендә перспективалар турында фикер алыштылар.
Россия югары уку йортларының укыту программаларын тәкъдим итү чаралары комплексы кысаларында А.А.Емекеев Россия делегациясе составында Кыргызстан Республикасына барды. Эшлекле сәяхәт барышында Россия вузлары вәкилләренең Кыргызстан Республикасы мәгариф министры Канат Садыйков белән очрашуы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International