Әлмәт балыкчылары «KamFish» балыкчы клубы ярышында җиңеп чыкты

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
11 майда Яр Чалыда «KamFish» клубы оештырган «Весенний финдер-2014» балыкчылар ярышы булды. Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән 15 балыкчы балык тотуда ярыштылар. Ярыш барышында барлыгы 20 килограмм чамасы балык тотылды, аларны үлчәгәннән соң суга җибәрделәр.

Ярышта 1, 2нче урыннарны Әлмәттән Илгиз Закиров һәм Семен Афанасьев алды, 3нче урынга Яр Чаллыдан Александр Васильев чыкты.

Ярышта катнашучыларның иң яше Камил Нургатин 1,2 килограммлы корбан тартып чыгарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International