Бүген Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Ел саен 12 майда Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә. Башкача әйткәндә, бу иң кешелекле һөнәр ияләрен тагын бер тапкыр котларга, рәхмәт әйтергә сәбәп дигән сүз. Шәфкать туташлары, башлангыч медицина белеме алып, авыруларны карау буенча врачларның һәм фельдшерларның кушканнарын үтәүче белгечләр. Алар докторларның беренче ярдәмчеләре, чөнки нәкъ менә шулар дәвалау срогы беткәнче пациент белән турыдын-туры эшлиләр.

Бәйрәмнең барлыкка килүенә инде 150 елдан артык булса да, 1974 елның гыйнварында гына аны 12 май көнне билгеләп үтәргә дигән рәсми карар булды. Халыкара шәфкать туташы көне 141 илнең шәфкать туташлары бердәм профессиональ җәмәгать оешмасына – Халыкара шәфкать туташлары советына берләшкән чактан башлап билгеләп үтелә. Россиядә бу бәйрәм 1993 елдан гамәлгә керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International