ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2014 ел
дүшәмбе
22-23 майда “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда сыйфатны тәэмин итү, аккредитация һәм бәяләү өлкәсендә сыйфат менеджменты Европа эксперты, Сыйфатны тәэмин итү институты (Лондон) әгъзасы, ISO 9001 һәм 14001 аудиторы, «Bonex Инжиниринг» институтының проектлар буенча директоры Радомир Бошкович белгечләрне укытты.
25нче май көнне Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе үтте. Быел әлеге дини уку йортын 12 егет һәм 14 кыз тәмамлады.
19 май көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясен оештыру буенча штаб утырышы узды.
Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары башлана һәм ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 2013 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, башлангыч һәм урта һөнәри белем алучылар, узган елны мәктәпне тәмамлаучылар, шулай ук чит ил дәүләтләре мәгариф учреждениеләрендә урта (тулы) гомуми белем алучылар имтиханнар тапшырачак.
22 май көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, Әлмәт шәһәр Советы депутаты И.Р. Сәлахов студентлар советы активы белән очрашу үткәрде, 2014 елның 14 сентябрендә узачак V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау турында фикер алышты.
20 майдан 26 июньгә ккадәр республикада “Наркотиксыз тормыш” дигән республика акциясе үтә.
Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак
Республикада 23 майга 996,8 мең кв. м. торак йорт тапшырылган, ул еллык йөкләмәнең 41,6%ын тәшкил итә.

25
май, 2014 ел
якшәмбе
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
Дөньяда югалган балалар миллионнар белән исәпләнә, бу сан һаман артуга бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International