Әлмәт балалар бакчаларында наркотикларга каршы чаралар үткәрелде

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
20 майдан 26 июньгә ккадәр республикада “Наркотиксыз тормыш” дигән республика акциясе үтә.

Айлык кысаларында балалар бакчаларында төрле чаралар оештырыла. 10нчы бакчада татарча өйрәтү педагогы өлкән төркем балалары белән “Сәламәтлекне саклау” дигән әңгәмә үткәрде, Рус Акташындагы 1нче “Дюймовочка” бакчасында балалар белән спортның файдасы һәм сәламәт яшәү рәвеше турында “Сау һәм көчле булыйм дисәң, спорт белән дуслаш!” дигән әңгәмә оештырылды. Кичуй авылындагы “Әкият” балалар бакчасында өлкән төркем балалары белән “Нәрсә ул наркотиклар” дигән әңгәмә үткәрделәр, “Мин яшәүне сайлыйм” дигән девиз белән асфальтка рәсем ясау конкурсы булды.

Антинаркотик акция кысаларында балалар бакчаларында мәгълүмати стендлар ясап куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International