Бүген Халыкара югалган балалар көне билгеләп үтелә

2014 елның 25 мае, якшәмбе
Дөньяда югалган балалар миллионнар белән исәпләнә, бу сан һаман артуга бара.

Бик күп илләр өчен 25 май – Халыкара югалган балалар көне. Аның тарихы АКШта башлана. 1979 елда мәктәптән кайтышлый 6 яшьлек Эвиан Пэйтс юкка чыга. Дөнья бетереп эзләсәләр дә, ул табылмый. Шушы вакыйгадан соң 4 ел үткәч, АКШ президенты Рональд Рейган 25 майны дәүләт күләмендә Югалган балалар көне дип игүлан итә.

Тиздән бу инициативаны Европа илләре дә күтәреп ала, 1997 елда Югалган һәм эксплуатацияләнүче балаларны халыкара эзлү үзәге (ICMEC) оештырыла, 25 май Халыкара югалган балалар көне дип игълан ителә.

Россиядә бу уңайдан рәсми чаралар беренче тапкыр 2012 елда үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International