Әлмәт шәһәр Советы депутаты И.Р. Сәлахов студентлар белән очрашу

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
22 май көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, Әлмәт шәһәр Советы депутаты И.Р. Сәлахов студентлар советы активы белән очрашу үткәрде, 2014 елның 14 сентябрендә узачак V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау турында фикер алышты. Студентлар сайлау алды кампаниясе үзенчәлекләре, сайлаучылар хокуклары, тавыш бирү кагыйдәләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Мондый очрашулар студентларны республикабызның актив сәяси тормышына тартуга зур этәргеч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International