Татарстанда җәйгечә җылы һава торышы саклана

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Синоптиклар алдагы көннәргә җәйгечә җылы һава торышы фаразлый.

Иртәгә алмашынучан болытлы һава булуы көтелә. Урыны белән төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак, ләкин көньяк-көнчыгышта явым-төшем көтелми.

Төнлә - 12-17, көндез - 20-25, көньяк районнарда – 28 градуска кадәр җылы.

Казанда төнлә 14-17, көндез 22-25 градус җылы булуы, төнлә яшен булуы, көндез яшенле яңгыр явуы көтелә.

Башлангыч фараз буенча, алдагы ике көндә шундый һава торышы булуы көтелә, ләкин пәнҗешәмбе явым-төшем туктый, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International