Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Т.Мактамадагы Некрасов урамы 14, 16, 18 йортларда яшәүчеләр ишек алдыбыздагы территорияне балалар мәйданчыгы итеп төзекләндерүне сорыйбыз. Территория зур, анда балаларның тормышына куркыныч янаучы иске МАФ тора (беркетелмәгән атынгыч). Балаларыбызга мәйданчык, комлык, уңайлы территория бик кирәк.
Җавап: Сезнең мөрәҗәгатькә Түбән Мактама бистә башкарма комитеты шулай җавап бирә. Некрасов урамындагы бу йортлар аз габаритлы, ишек алдын тәртиптә тоту өчен кешеләрдән җыелган акча зур мәйданчыклар алып урнаштырырга җитми.
Достоевский урамындагы 10нчы йорт белән Некрасов урамындагы 9нчы йорт арасында социаль-педагогик комплекс урнашкан, анда балалар мәйданчыгы һәм спорт корылмалары бар. Балалар белән педагоглар шөгыльләнә, аерым шөгыльләнергә дә мөмкинлек бар.