ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау алды кампаниясен оештыру буенча штаб утырышы

2014 елның 26 мае, дүшәмбе


19 май көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясен оештыру буенча штаб утырышы узды.

ӘДМХИ ректоры И.Р. Сәлахов штаб булдыру турындагы боерыкны җиткерде, сайлау культурасы һәм гражданлык активлыгын формалаштыру буенча 2014 елның май–сентябрь айларына эш планы расланды.

Штаб җитәкчесе урынбасары, тәрбия эшләре буенча проректор Л.А. Максутова «V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда студентлар, мөгаллимнәр һәм хезмәткәрләр катнашуы» турындагы ТР ректорлар советының тәрбия эшләре буенча координацион совет утырышы беркетмәсе белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International