Әлмәт ислам мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе үтте

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
25нче май көнне Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе үтте. Быел әлеге дини уку йортын 12 егет һәм 14 кыз тәмамлады.

Чыгарылыш бәйрәме Коръән аятләре укып башланды. Мәдрәсә мөдире Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чыгарылыш шәкертләрен укуларын уңышлы тәмамлау белән тәбрикләде һәм аларга шәһәдатнәмәләр тапшырды. Аеруча яхшы укыган шәкертләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук мөгаллимнәр, ата-аналар да шәкертләрне әлеге бәйрәм белән тәбрикләделәр, аларга нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International