Медицинада сыйфат һәм хәвефләр белән идарә итү буенча семинар

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
22-23 майда “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда сыйфатны тәэмин итү, аккредитация һәм бәяләү өлкәсендә сыйфат менеджменты Европа эксперты, Сыйфатны тәэмин итү институты (Лондон) әгъзасы, ISO 9001 һәм 14001 аудиторы, «Bonex Инжиниринг» институтының проектлар буенча директоры Радомир Бошкович белгечләрне укытты.

Семинарда медсанчастьның төрле дәрәҗә белгечләре катнашты. Аның максаты персоналны сыйфат менеджменты системасына киңрәк тарту, системаның асылын аңлаешлы итеп төшендерү һәм алга таба медсанчастьта бу системаның нәтиҗәлелегн күтәрү иде.

Радомир Бошкович мондый нәтиҗә ясады: “Бу семинардан соң Татарстанның башка клиникаларында да медицина эшчәнлегендә сыйфатны идарә итү процессы башланыр дип уйлыйм. Минем ролем – көнбатыш илләрдәге сыйфатны яхшыртудагы нинди процессларны, нинди тәҗрибәне кулланырга мөмкин икәнен аңлату, бу тәҗрибәне Россия чынбарлыгында үзләштерергә ярдәм итү”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International