Бүген география һәм рус әдәбияты буенча БДИ тапшыралар

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары башлана һәм ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 2013 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, башлангыч һәм урта һөнәри белем алучылар, узган елны мәктәпне тәмамлаучылар, шулай ук чит ил дәүләтләре мәгариф учреждениеләрендә урта (тулы) гомуми белем алучылар имтиханнар тапшырачак.

Бүген беренче булып география һәм рус әдәбиятын сайлаган чыгарылыш укучылары БДИ тапшыра. Әдәбият буенча имтиханны 1118 укучы бирә, ә географияне – 356.
Беренче мәҗбүри БДИ рус теленнән 29 майга билгеләнгән, ә икенче имтиханны (математика) укучылар 5 июньдә тапшыра. Гомумән, Татарстанда физика буенча бердәм дәүләт имтиханында 6320 кеше катнашачак, тарих буенча – 2897, биология буенча – 3480, химия – 2563, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча 1558, инглиз теле буенча – 1706, немец теле буенча – 42, француз теле буенча – 18, испан теле буенча – 1, җәмгыять белеме буенча – 10103 кеше.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International