ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
27 августта Әлмәткә ЛДПРның Татарстандагы оешмасының координаторы урынбасары Сергей Гущин килде.
Бүген Әлмәттә Христос Раштуасы храмында төрле диндәге мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Изге Мәрьям ананың вафатына багышлап тантаналы төшке аш үткәрелде. Православие дине тотучылар өчен бу иң мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне ике атна дәвам иткән Успение уразасы төгәлләнә.
“Кадерле ветераныбыз” социаль-гуманитар проекты Татарстанда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында башланган иде. Бу проектны гамәлгә ашыруга беренчеләрдән булып Әлмәт депутатлары һәм район башлыгы үзе кушылды.
Урак өсте ахырына якынлаша
Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген без чын мәгънәсендә горурлана алабыз. Чыннан да, мәчетләребез – күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар. Аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан.

Быел республика программасы кысаларында Әлмәт районында 2 шәһәр һәм 4 район мәктәбе капиталь ремонтланды. Шуларның берсе – Сиренькино мәктәбен ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев катнашты
Әлмәт психоневрология диспансерында республика дәваханәсе баш врачының медицина өлеше буенча урынбасары Татьяна Гурьянова, Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының урынбасары Светлана Можгина, Әлмәт психоневрология диспансерының баш врачы Сергей Лебедев катнашында матбугат конференциясе булды. Темасы – “Җәмгыять һәм психиатрия”
Әлмәт районы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә координация советының чираттагы утырышы булды. Анда район башлыгы Мәҗит Салихов, советның әгъзалары, шулай ук контроль-исәпләү палатасы, шәһәр прокуратурасы, эчке эшләр бүлеге, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты, коммуналь предприятиеләр вәкилләре һ.б. катнашты
27 августта унберенче сыйныф укучылары декабрь аенда язачак йомгаклау иншаларының тематик юнәлешләре билгеле булды. Быел иншалар БДИгә үтү өчен кирәк була, ә алган баллар вузга кергәндә исәпкә алынасак. Укучыларга әдәбиятттә сугыш, яшәү мәгънәсе, кешенең һәм табигатьнең роле турында уйланырга туры киләчәк
Әлмәттә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында төзү һәм капиталь ремонтның барышы мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе булды. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Сарман, Чирмешән районнары вәкилләре катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International