Мәчетләребез – тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген без чын мәгънәсендә горурлана алабыз. Чыннан да, мәчетләребез – күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар. Аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан.

Районыбыз һәм шәһәребез мәчетләре арасында аларның ни дәрәҗәдә төзеклеген, чисталыгын ачыклау максатыннан беренче тапкыр уздырылган “Иң яхшы мәчет” бәйгесенә 28 августта имамнар җыелышында нәтиҗә ясалды.

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте, җирле хакимият һәм “Әлмәт таңнары” газетасы белән берлектә уздырылган әлеге бәйгедә катнашып, мәчетләребез үзләренең ни дәрәҗәдә төзеклеген, ихаталарының чисталыгын күрсәтә алдылар. Бәйге нәтиҗәләрен игълан иткәнче, имамнарга мәчетләрнең торышын чагылдырган фотослайд күрсәтелде.

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов: “Гомумән алганда, мәчетләрнең торышы канәгатьләнерлек хәлдә”, - дип билгеләп үтте. Кызганычка каршы чүп үләне басып киткәннәре, койма-капкалары кырылып беткән, манаралары кыйшайган, айлары сынганнары, я булмаса мәчет ихатасында гөрләп печән үскәннәре дә очрамый калмады. Шундыйлардан Урсалбаш, Сөләй, Шарлама, Бишмунча, Ирекле, Техснаб, Колшәрип, Кичүчат мәчетләрен атап китәргә була.

Районыбыз һәм шәһәребез мәчетләре арасында төзеклеге белән аерылып, әллә каян манаралары белән үк үзенә тартып торучылары, я булмаса ихатасында аллы-гөлле чәчәклекләре, чисталыклары белән җәлеп итүчеләре дә булу сөендерә, әлбәттә. Кайбер мәчетләр төзек, чиста да булсалар да, мәчетләренең исеме язылган алтакталары булмау, яки андагы язуларның күренмәве белән игътибарны үзенә җәлеп итте. Мәчет ихаталарында балалар өчен махсус мәйданчыклар да булдырганнар. Мәсәлән, Нурсала, Нәдер авылы мәчетләрендәге мондый мөмкинлекләр башкалар өчен үрнәк булырлык. Нәдер, Түбән Мактаманың “Марс”, Колшәрип авылы мәчетләре ифтар ашлары яки башка дини мәҗлесләр өчен махсус урыннар – ифтарханәләр булдырган, чатырлар кордырган. Югары Мактама авылы һәм Түбән Мактаманың “Нурлы”, шәһәребездәге “Зиннур”мәчетләренә кергәч, һич кенә дә чыгасы килми. Алар әллә каян ук үзенә тартып тора. Биредәге күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәк түтәлләренә, мәчет ихатасындагы чисталыкка, тәртипкә, төзеклеккә сокланмый мөмкин түгел. Инде бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, райондагы мәчетләр арасында Түбән Мактаманың “Нурлы” мәчете белән Югары Мактама авылы мәчетенә тиңнәр табылмады. Алар - “Иң яхшы район мәчете” номинациясендә беренче урынны яулады. Мәмәт, Нәдер, Габдрахман авылы мәчетләренә икенче урын бирелде. Тайсуган, Елховой авылының 1 нче мәхәллә, Кәләй станциясе мәчетләре призлы өченче урынга чыкты.

“Иң яхшы шәһәр мәчете” исеменә “Зиннур” мәчете лаек дип табылды. “Мәдинә” һәм Р.Фәхреддин исемендәге үзәк җәмигъ мәчетләре икенче һәм өченче урынны бүлеште. Район башлыгы киңәшчесе Ф.Ф.Гарипов гыйбадәтханәләр турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен имамнарга рәхмәтен белдерде. “Бәйге узды да китте дип уйламагыз. Без мәчетләребезнең торышына һәрдаим игътибар итәргә тиеш. Гыйбадәтханәләребезнең төзеклеге, чисталыгы турында гел кайгыртып торыйк”, - дип, ул киләчәктә дә әлеге юнәлештә максатчан эшләүләрен теләде. Призлы урыннарга ия булучыларга Әлмәт муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, мөхтәсибәт дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм чисталык саклаучыларны ярата”, - дип әйтә. Чисталык ул - мәчетләребезнең төзеклеге дә, чүп-чарларның өелеп ятмавы да. Барлык мәчетләребез дә әнә шул чисталыкка ирешсен иде!

Л.ГЫЙМАЕВА.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International