Район башлыгы Әлмәттә “Кадерле ветераныбыз” проектының гамәлгә ашырылуын тикшерде

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
“Кадерле ветераныбыз” социаль-гуманитар проекты Татарстанда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында башланган иде. Бу проектны гамәлгә ашыруга беренчеләрдән булып Әлмәт депутатлары һәм район башлыгы үзе кушылды.

Проектның төп бурычы – Бөек Ватан сугышы ветераннарының республика дәвалау учреждениеләрендә булу һәм дәвалану шартларын яхшырту. Проектта каралганча, ветераннарга дигән һәр палата ремонтланган, кирәкле барлык җиһазлар, көнкүреш техникасы белән тәэмин ителгән булырга тиеш.

Мәҗит Салихов медсанчастьның неврология бүлегендә 8нче палатада булды. Хәзер анда Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Комаров планлы карау үтә. “Палатада үз өемдәге кебек уңайлы, кирәкле бөтен нәрсә бар, персонал бик игътибарлы, шулкадәр яхшы шартлар өчен рәхмәт”, - ди ветеран.

8нче палата район башлыгы Мәҗит Салиховның, шәһәр советы депутатлары Фәнил Хәмидуллин белән Ришат Мотыйгуллинның һәм Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафинның үз акчалары исәбенә тулысынча ремонтланган иде. Шул исәпкә кондиционер, телевизор, микродулкынлы мич, жалюзи алынды, махсус култыксалар ясатылды.

Шул ук неврология бүлегендә район башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашкан элекке шәфкать туташы Энҗе Уразаева янында да булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International