Яңа уку елында чыгарыш имтиханнары иншаларының биш темасы игълан ителде

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
27 августта унберенче сыйныф укучылары декабрь аенда язачак йомгаклау иншаларының тематик юнәлешләре билгеле булды. Быел иншалар БДИгә үтү өчен кирәк була, ә алган баллар вузга кергәндә исәпкә алынасак. Укучыларга әдәбиятттә сугыш, яшәү мәгънәсе, кешенең һәм табигатьнең роле турында уйланырга туры киләчәк.

“Россиянең онытмавы юкка гына түгел...” – тематикасы Михаил Дермонтовның 200 еллыгына, аның әсәрләренең үзенчәлекләренә багышлана. “Кешелек алдына сугыш куйган сораулар” укучыларны сугышларның сәбәпләре, аларның ил һәм кеше язмышына йогынтысы турында уйландырырга тиеш. “Безнең ил һәм чит илләр әдәбиятендә кеше һәм табигать” тематикасы кеше белән табигатьнең үзара тәэсир итешүенең эстетик, экологик һәм социаль аспектлары турында уйланырга этәрер. “Буыннар бәхәсе: бергә һәм аерым-аерым” тематикасы гаилә кыйммәтләренә һәм төрле яшьтәгеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә кагыла. Бишенче, соңгы юнәлеш “Кеше ни белән яши?” дигән сорау куя, яшәешнең зтик-әхләкый, фәлсәфи, социаль аспектлары турында уйландырырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International