Әлмәттә Изге Мәрьям ананың вафатына багышланган хәйрия ашы булды

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә Христос Раштуасы храмында төрле диндәге мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Изге Мәрьям ананың вафатына багышлап тантаналы төшке аш үткәрелде. Православие дине тотучылар өчен бу иң мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне ике атна дәвам иткән Успение уразасы төгәлләнә.

Хәйрия акциясен шәһәр җитәкчелеге ярдәмендә Әлмәт районы епархиясе оештырды. Тантаналы төшке ашта район башлыгы Мәҗит Салихов, епископ Мефодий, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов катнашты.

Бер ай элек Рамазан ае тәмамлану уңаеннан шундый хәйрия ашын Әлмәт районы мөхтәсибәте үткәргән иде.

Ахырда шәфкать туташлары һәм епископ Мефодий мөмкинлекләре чикле кешеләргә продукт пакетлары өләштеләр. Бәйрәм табынына килә алмаган кешеләргә пакетлар өйләренә илтеп биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International