Психиатрия ярдәме күрсәтергә һәрвакыт әзер торалар

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Әлмәт психоневрология диспансерында республика дәваханәсе баш врачының медицина өлеше буенча урынбасары Татьяна Гурьянова, Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының урынбасары Светлана Можгина, Әлмәт психоневрология диспансерының баш врачы Сергей Лебедев катнашында матбугат конференциясе булды. Темасы – “Җәмгыять һәм психиатрия”.

Татарстанда Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендә филиаллары булган бердәм психиатрия хезмәте эшли. Актүбә һәм Зәйдә бүлекчәләре бар. Аларның эше 1992 елда кабул ителгән “Психиатрия ярдәме турында”гы РФ законы нигезендә корыла.

Психик сәламәтлек – җәмгыятьнең стратегиясе, ә аны формалаштыру – динамикалы процесс. Без, өлкәннәр, балаларны психик яктан сәламәт итеп тәрбияләмәсәк, үзебез дә сәламәт була алмыйбыз. Алар белән гел аралашып, сөйләшеп торырга, аларның тормышы белән яшәргә, үз-үзләрен тотышындагы, уй-ниятләрендәге, кылган гамәлләрендәге үзгәрешләрне белеп-күреп торырга кирәк.

Аерым кризислы ситуацияләрне тәүлек буена эшли торган “Сердәш” медицина психология хезмәтенә сөйләп бирергә була, ә дәвамлы психологик мәсьәләләр хакында белгечләр белән күзгә-күз очрашып сөйләшү яхшырак. Психиатрия хезмәте сезнең белән сөйләшергә, вакытында медицина ярдәме һәм психологик булышлык күрсәтергә һәрвакыт әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International