Әлмәттә ТКХ буенча координация советының чираттагы утырышы булды

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Әлмәт районы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә координация советының чираттагы утырышы булды. Анда район башлыгы Мәҗит Салихов, советның әгъзалары, шулай ук контроль-исәпләү палатасы, шәһәр прокуратурасы, эчке эшләр бүлеге, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты, коммуналь предприятиеләр вәкилләре һ.б. катнашты.

Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган иде: Әлмәт районы территориясендә муниципаль хакимият органнарында һәм ТКХ предприятиеләрендә хокукый эшнең торышы һәм аны көчәйтү чаралары; җылы югалтуны һәм башка җитештерүсез чыгымнарны киметү нигезендә җылылыкка һәм җылы суга тарифларның артуын тоткарлау эшләре.

Беренче мәсьәлә буенча доклад белән хокук идарәсе башлыгы Фәридә Шәйхулова чыкты. Аның фикеренчә, барлыкка килгән хәлнең төп сәбәпләреннән берсе – ТКХ өлкәсендә хокукый эшләнешнең тиешле дәрәҗәдә булмавы, бу исә ТКХ субъектлары белән җирле үзидарә органнарының үзара мөнәсәбәтләрендә чагылыш таба.

Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч Әлмәттә 1 кешегә уртача 1689 сум туры килә, Чаллыда – 1196 сум.

Җылылыкка һәм җылы суга тарифларның артуын тоткарлау да бик мөһим мәсьәлә булып тора. Бу темага “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ директоры Василий Юрченко доклад ясады. Аның фикеренчә, җылылык энергиясенә тарифлар артуның төп сәбәбе – энергия чыганакларына бәяләрнең нык артуы, ә аларның өлеше чыгымнарның гомуми структурасында 68%тан артып китә.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләрнең һәм зур ТСЖларның , Торак сәясәте һәм ТКХ департаментының юридик хезмәтләрен ныгыту эшен дәвам итәргә карар бирелде. Юристларның үзләренә халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын, кулланылган ресурслар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен җаваплылыкны күтәрүгә юнәлдереләгән хокукый инициативалар белән муниципаль хакимият органнарына ешрак чыгарга тәкъдим ителде.

Район башлыгы Мәҗит Салихов түләми килүчеләрнең бурычларын түләтү тиешле барлык хезмәтләрнең уртак эше икән ассызыклады: “Теләгән нәтиҗәгә без бергәләшеп эшләгәндә генә ирешә алырбыз”, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International